10 март көнне Әгерҗе шәһәрендә "Созвездие – Йолдызлык-2022" Республика яшьләр фестиваленең зона туры узды. «Хореография» номинациясендә «Тукай бизәкләре» бию ансамбле 1 урын (җитәкчесе Ольга Нуруллина), «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Гүзәл кызлар» вокаль ансамбле 1 урын (җитәкчесе Гүзәл Галиева), «Вокал-соло» номинациясендә Азалия Хафизова 2 урын (укытучысы Гүзәл Галиева), Алия Бухарова 2 урын (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова) һәм Нияз Мирзаянов 2 урын (укытучысы Гөлназ Йосыпова) алдылар. Җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак конкурсның суперфиналында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.