Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан волейбол ярышлары узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

7 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол ярышлары булып узды. Турнирда 6 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын - СОК" Юность"командасы;
2 урын - Факел командасы;
3 урын - MПT командасы (Мөслим политехника техникумы).
Җиңүче командалар "Юность"спорт-сәламәтләндерү комплексы грамоталары, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International