Мөслим районы оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышлары дәвам итә. Бүген, 6 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында оешмалар арасында бадминтон ярышы һәм авыл җирлекләре арасында кул көрәше буенча барды.🏸Ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә:
Бадминтон ярышлары (оешмалар арасында)
1 урын - Август Мөслим командасы;
2 урын - Башкарма комитет һәм Совет бүлеге;
3 урын - Үзәк шифаханә.
Кул көрәше хатын-кызлар арасында (авыл җирлекләре):
1 урын- Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2 урын- Мәлләтамак авыл җирлеге;
3 урын - Иске Карамалы авыл җирлеге.
Кул көрәше ир-атлар арасында (авыл җирлекләре):
1 урын- Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2 урын - Баланлы авыл җирлеге;
3 урын - Яңа Усы авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбызны котлыйбыз. Икенче атнага уеннар йөзү һәм чаңгы ярышлары буенча дәвам итәчәк. Спорт сөючеләрне көтеп калабыз.