Оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышларының официаль ачу тантанасы узды.

2022 елның 6 марты, якшәмбе

5 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында XXXII спартакиада ярышларының официаль ачу тантанасы узды. Спартакиада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров Ильшат Римас улының рапорт бирүе белән башланды. Тантанада район башлыгының урынбасары - Азат Мөҗәһит улы спорт сөючеләргә уңышлар теләде. Беренче уен көне хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше (предприятиеләр арасында) һәм бадминтон ярышлары (авыл җирлекләре арасында) белән башланып китте.
Уенның нәтиҗәсе буенча түбәндәге урыннар бирелде.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше:
1. Мәктәпләр җыелма командасы;
2. Мәдәният бүлеге;
3. Үзәк шифаханә.
Ир-атлар арасында кул көрәше буенча:
1. Мәктәпләр җыелма командасы;
2. Август Мөслим командасы;
3. Башкарма комитет Һәм Совет бүлеге командасы.
Бадминтон ярышлары буенча (авыл җирлекләре арасында) нәтиҗәләр: 
1.Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2.Түбән Табын авыл җирлеге;
3.Яңа Усы авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International