Тынлы уен кораллары оркестры «Сандугач сайрар илем»балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXV региональ фестиваленең лауреаты булды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
2 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXV төбәкара конкурс-фестивалендә катнаштылар. Конкурс Әлмәт шәһәренең "Солнечный" ял базасында узды. "Тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар" номинациясендә тынлы уен кораллары оркестры 1 дәрәҗә лауреат булды. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Педагогик осталыклары өчен диплом белән укытучы Рунар Шәяхмәтов һәм концертмейтер Радик Кашапов бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International