1 мартта Мөслим лицееның 5б сыйныфында "Шәҗәрә- тәрбиянең асыл ташы" темасына тәрбия сәгате үтте. Туган тел укытучысы Ч.И. Ситдыйкова үзенең укытучылар нәселе шәҗәрәсе белән таныштырды. Нәселендә әти-әнисе, күпчелек туганнарының укытучы һөнәренә тугры калуларын, аларның эш нәтиҗәләре, укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә абруйлы булуы турында сөйләде.