Әлмәт музыка көллияте укытучылары сәнгать мәктәбе укучылары өчен мастер-класслар үткәрделәр

2022 елның 2 марты, чәршәмбе
Соңгы вакытта Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Әлмәт музыка көллияте белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Узган атнада көллиятнең фортепиано һәм теория бүлекләре укытучылары Әлфия Шигапова һәм Наталья Спиридоновалар килде. Фортепиано бүлегендә шөгыльләнүче балалар конкурсларга әзерләгән программаларын тыңлатты. Бу көнне югары сыйныф укучылары арасында музыка әдәбияте һәм сольфеджио фәннәре буенча олимпиада оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International