"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты

2022 елның 1 марты, сишәмбе
1 нче март көнне Мөслим гимназиясендә 2в сыйныфы укучылары белән "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында “Тынлы уен кораллары белән таныштыру” темасына класс сәгате үтте. Чараны сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары укытучысы Рунар Расихович алып барды. Сәнгать мәктәбендә белем алучы Әмин Гәрәев курайда, Аделина Хәлилова саксофонда төрле матур көйләр башкардылар. Рунар Расихович трубада hәм флейтада уйнады. Бәрмә уен коралы булган барабанда ритмик күнекмәләр күрсәтте. Аның чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты. Рунар Расыйхович шулай ук тынлы уен коралларнда уйнаунын сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы турында сөйлэде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International