Бөтенроссия “Урсал тауда” конкурс-фестивале

2022 елның 1 марты, сишәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу көннәрдә конкурслар һәм фестивальләр буенча гастрольләрдә йөри. 27 февральдә Әлмәттә чираттагы конкурста тынлы уен кораллары бүлеге укучылары чыгыш ясады. 9 нчы ел рәттән үткәрелә торган "Урсал тауда" Бөтенроссия конкурс-фестивалендә егетләр быел да уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар. Балалар түбәндәге призлы урыннар яуладылар: Шамил Вилданов (туба) – 2 нче дәрәҗә лауреат, тынлы уен кораллары оркестры - 2 нче дәрәҗә лауреат, Илназ Кәримов (саксофон) – 3 нче дәрәҗә дипломант, Камилә Григорьева (флейта) - 3 нче дәрәҗә дипломант. Педагогик осталыклары өчен дипломнар белән укытучы Рунар Шәяхмәтов һәм концертмейстер Розалия Хәбибуллина бүләкләнде. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International