19.02.22 Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан, «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләре үсеше мәсьәләләренә багышланган иде. Конференция түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә алды: заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе, хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы, тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр, мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу, мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият, заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре. Конференция эшендә Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Алар III дәрәҗә Дипломга ия булдылар