Мөслим лицееның 4б сыйныфы укучысы Морзаханова Зәмирә, 7а сыйныфы укучылары Низамова Фатима, Әгълиева Зилә, 8б сыйныфы укучылары Морзаханова Мәдинә, Шакирова Алинә һәм 11а сыйныфы укучысы Хантимерова Камилә рус мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында үткәрелгән татар теле буенча республика олимпиадасында призлы урын алдылар. Укытучылары – Ханова Р.Ф., Ситдыйкова Ч.И. Ситдыйкова Э.Д., Латыйпова А.Г. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!