25 нче февральдә Мөслим лицее базасында башлангыч сыйныф укытучыларының «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп мәгълүмати белем бирү мохитен төзүнең заманча технологияләре һәм чаралары» дигән темага районара семинары узды. Башлангыч сыйныф укытучылары Гыльфанова С.М., Әхмәтвәлиева К. Р., Ашрапова Ч. М. ачык дәресләр күрсәттеләр, Сөләйманова М. И., Зиазова А. Ф., Каржавкина Ә.Ә. мастер-класслар үткәрделәр. Иванова С.А., Шиһапова Р. З. докладлар белән чыгыш ясадылар.