Район хакимияте бинасында янгын куркынычсызлыгы һәм урман культуралары сезоны башлануга багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Аның эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар район территориясендә үткәрелергә тиешле янгынга каршы чаралар комплексы, халык арасында аңлату-агитация эшләре һәм урманнарны торгызу буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар.