2022 елның 12 февралендә Мөслим муниципаль районында "Татарстан чаңгы юлы -2022"спорт бәйрәме узды. Чара "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында узды. Спорт ярышлары 10: 00 сәгатьтә ачылды. Стартка районның оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, үз коллективлары белән бергә 500дән артык катнашучы, Башкарма комитет, район мәктәпләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм кышкы спортны яратучылар чыкты. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Хуҗин Альберт Роберт улы сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде. Төрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Кояшлы һәм аяз һава торышы, төрле яшьтәге чаңгычыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Теләүчеләр өчен кайнар чәй оештырылды.