Мөслимлеләр "Чаңгы юлы-2022" бәйгесендә катнашты
“Кояшлы Ык” ял зонасында «Татарстан чаңгы юлы-2022» ярышлары кызды. Елдан-ел популярлаша барган массакүләм бәйгедә оешма-предприятие, мәктәп укучылары, өлкәннәр гаиләләре белән спорт яратучыларчаңгыга басты. Чараны башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хузин ачты.
2022 нче елга багышлап, чаңгычылар 2022 м юл уздылар.
Төрле номинацияләрдә бүләкләнүләр дә булды, аларга “Чаллы юлы – 2022” ярышларының башлыгы, истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.
Кыш бүгенге бәйрәмгә матур җылы көн бүләк итте. Саф һавада ял итергә ашыгыгыз. Чаңгы шуарга теләүчеләр өчен Чаңгы үзегендә прокат эшли, рәхим итегез!