Бөтенроссия “Урсал тауда” конкурс-фестивале

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары бу көннәрдә конкурс-фестивальләрдән кайтып керми. 6 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә булып узган чираттагы бәйгедә халык уен кораллары бүлеге укучылары чыгыш ясады. Инде 9нчы ел рәттән оештырылучы Бөтенроссия “Урсал тауда” конкурс-фестивалендә быел да балалар уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Балалайкада уйнаучы егетләр Ислам Салихҗанов - 3нче дәрәҗә лауреат, “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле – 3нче дәрәҗә лауреат, Камиль Миңнегалиев – 1нче дәрәҗә лауреат, Рушат Давлетшин 2нче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. Укытучылары – Дилбәр Салихҗанова. Баянчы егетебез Әмир Габделхаков шулай ук 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укытучысы – Радик Газизов. Балаларга конкурсның истәлек бүләкләре тапшырылды. Укытучылар Дилбәр Салихҗанова, Радик Газизов, концертмейстерлар Алеся Латыпова, Розалия Хәбибуллина педагогик осталык өчен дипломга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International