Хокукый белем бирү, актив гражданлык позициясе һәм патриотизм тәрбияләү, укучыларның дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан 8 февраль көнне Мөслим лицееның 8-11 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган "Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына Парламент дәресе узды. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Җәләева С.Н. үткәрде.