Парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Сезгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылуы турында хәбәр итәбез.

"Кайнар линия" 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр эш көннәрендә 10:00 дән 16:00 гә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе телефоннары буенча эшләячәк (843) 273 76 72, (917) 224 87 94 Яр Чаллы территориаль бүлеге начальнигы(8552) 32 06 02, 32 05 77.

Белгечләр продукциягә норматив таләпләр турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр, сайлау буенча киңәшләр бирәчәкләр, кибеттә сыйфатсыз товар табылган очракта мөрәҗәгатьне кая язарга, кире кайтаруны ничек рәсмиләштерергә икәнлеген аңлатачаклар. Моннан тыш, кулланучылар парфюмерия-косметика товарларын маркировкалау белән бәйле сорауларга җаваплар ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International