Михайловка урта мәктәбендә безнең чыгарылыш сыйныф укучысы Пученцова Зарина белән очрашу узды. Әңгәмә барышында ул КФУның Алабуга институтына керү турында мәгълүмат белән уртаклашты. Зәринә балаларга уку йорты, ВУЗда нинди факультетлар (бүлекләр) һәм гомумән студентлар тормышы турында сөйләде.