"Музыкотерапия" темасына класс сәгате

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Мөслим гимназиясенең 4 нче б сыйныфы укучылары өчен "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында, сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Шарипова Филүзә Фазыловна "Музыкотерапия" темасына класс сәгате үткәрде. Ул балаларга музыканың организм очен дәвалау йогынтысы турында сөйләде. Балалар классик әсәрләрнең күңел халәтенә уңай йогынты ясавы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Мисаллар китерү аша музыканың йогынты ясау көче турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International