30 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы кабул ителгән иде, ул кулланучы белән хуҗалык итүче субъектлар арасында килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында чаралар комплексын беркетте. Кулланучыларның конкрет хокукларын билгеләү, аларны яклау механизмын регламентлаштыру, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылык билгеләү нәтиҗәсендә кулланучылар хокукларын яклауның заманча системасы булдырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан, барлык категориядәге гражданнарның хокукларын яклау буенча тигез мөмкинлекләр булдыру, кулланучыларга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү формаларын һәм методларын оптимальләштерү, хуҗалык итүче субъектларның хокукый грамоталылыгын һәм җаваплылыгын арттыру максатларында, чаралар комплексы үткәрелә.
Шунысы куанычлы, укучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган чараларда һәрвакыт энтузиазм белән катнашалар. Мөслим гимназиясе укучылары: Авзалова Мәдинә, Мәхмүтова Лиана, Мәрданшина Инзилә, Шәйгарданов Раилнең рәсемнәре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы белән иң югары полиграфик дәрәҗәдә чыгарыла торган һәм зәвыклы итеп эшләнгән өстәл календаренда урнаштырылды.
30 ел тулу алдыннан хокукый грамоталылыкны күтәрү буенча чаралар үткәрелде һәм тантаналы рәвештә укучыларга календарьлар тапшырылды. Үткәрелә торган чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең барлык вәкаләтләре спектрын компетентлы файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.