28 гыйнварда Мөслим лицеенда "Студентлар белән очрашу кичәсе" үтте. 9а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Камалетдинова А.Н.) әлеге чараны ТНТ каналындагы тапшырулар форматында үткәрделәр. Укучылар һәм студентлар, командаларга бүленеп, төрле күңелле бәйгеләрдә катнаштылар.