Мөслим лицее. Мөслим районы мәктәпләре педагог- оештыручыларының "РДШ- ачышка яңа юл" темасына эшлекле семинары

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

28 нче гыйнварда Мөслим лицее базасында Мөслим районы мәктәпләре педагог- оештыручыларының "РДШ- ачышка яңа юл" темасына эшлекле семинары үтте. Семинарда балалар оешмаларының эшчәнлеге яктыртылды, алда торган бурычлар әйтелде.  Россия укучылар хәрәкәте, “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәте активистлары чыгыш ясады. Мөслим лицееның Россия укучылар хәрәкәте рәисе Бикмурзина Аделина “Мультимедиа юнәлешендәге эшчәнлек” темасына мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International