Әмәкәй һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә узган җыеннарда район җитәкчесе Альберт Хуҗин катнашты. Узган ел районда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Җирлек башлыклары чыгышларында үз эшчәнлекләре буенча отчет тоттылар.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов чыгыш ясап, хәзерге вакытта киң таралган телефон аша алдаучылар (мошенники) вәзгыятен һәм аннан саклану юлларын искәртеп узды.
Иске Карамалы активисты, күпкырлы талант иясе, Фәнил Вәлиев 70 яшьлек юбилее уңаеннан, фидакәрь хезмәте өчен, район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар бирергә мөмкинлек булса да, авыл халкы зур проблемалар күтәрмәде. Җирле администрация барлык туган сорауларны вакытында хәл итеп бара, авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итә.
Актив булып, җыеннарда каткашкан һәммәгезгә рәхмәтебезне җиткерәбез!