Мөслим муниципаль районы башкарма комитетында алкоголь базарын җайга салу буенча ведомствоара комиссия утырышы булды (алга таба - комиссия). Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: - законсыз алкоголь һәм спиртлы продукцияне кертүгә юл куймау чаралары турында; - сыраны, сыра эчемлекләрен, сидрны, пуарэ һәм әче балны да кертеп, алкоголь продукциясен законсыз сатуга юнәлтелгән чаралар турында; - һәр сәүдә объекты киселешендә алкоголь продукциясен ваклап сату турында; - сәүдәдә цифрлаштыру һәм мәгълүматлаштыру турында. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча халыкның тормыш сыйфатын һәм җирле ваклап сату базарындагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән карарлар кабул ителде.