«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе
25 январь көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында 1 класс укучылары белән класс сәгате узды. Анда укучылар татар халкының иң беренче профессиональ композиторы, татар музыкасын югары сәхнәләргә мендерүче Салих Сәйдәшевнең тормышы hәм иҗаты белән таныштылар. Алар композиторның популяр булган әсәрләрен тыңладылар, аеруча Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган «Кызыл Армия маршын» hәм «Тахир-Зөхрә» спектакленә язылган «Шәрык биюен» яратып тыңладылар. Шулай ук укучылар композиторның балаларга багышланган әсәрләре белән дә таныштылар, hәм Салих Сәйдәшевның Г. Насретдинов сүзләренә язылган «Безнен дәү әни» жырын бик теләп hәм яратып өйрәнделәр. Класс сәгате укучыларга файдалы hәм кызыклы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International