Юлларда кышкы куркынычсызлык

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе
25 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле чара булып узды. Балалар белән юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясенең Мөслим һәм Сарман районнарында профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова очрашты. Ул юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләп узды, балаларны борчыган сорауларга җавап бирде. Шулай ук әлеге чарага багышлап сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары арасында рәсем конкурсы булып узды. Әлеге конкурста җиңү яулаган балаларга Алсу Рәзин кызы бүләкләр дзә тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International