Гадәттәгечә быел да “Брейн-ринг” уеннарына старт бирелде.

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Гадәттәгечә быел да “Брейн-ринг” уеннарына старт бирелде. Беренчеләрдән булып төп гомуми белем бирү мәктәпләре очрашты. Ярышта төрле сәбәпләр аркасында дүрт мәктәп катнаша алмады. Алты команда узара көч сынашты. Интеллектуаль ярыш биш турдан торды. Турда иң аз балл җыйган мәктәп уеннан төшеп кала торды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Ритм” командасы лаек булды. Икенче урында Баланны укучыларының “Умники” командасы һәм пъедесталның өченче баскычын  Әмәкәй мәктәбенең “Импульс” командасы яулады. Җиңүче командаларга Мәгариф бүлеге һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.  Моннан тыш уен дәвамында “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр ачыкланды. Мари Бүләр мәктәбеннән З. Мирсалихова, Салавыз Муханнан А. Шәвәлиев Мактау кәгазьләренә һәм истәлек бүләгенә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International