20 гыйнвар көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә «Челлендж «Волонтерлар сафына алу» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

20 гыйнвар көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә «Челлендж «Волонтерлар сафына алу» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
2021 елның декабрендә Мөслим муниципаль районында волонтерлык хәрәкәтен һәм ирекле инициативаларны үстерү максатларында «Мослим кызы, Мослим егете» муниципаль программасы кысаларында челлендж форматында «Волонтерлар сафына алу»дигән видеороликлар конкурсы игълан ителде. Әлеге челлендж нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды, ул түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын-Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын-Олы Чакмак мәктәбе
3 урын-Күбәк урта мәктәбе
Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Түбән Табын интернат-мәктәбе дипломант булдылар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм «Тамчы» бассейнына, Мөслим УСЗ тренажер залына, «Дуслар клаб» кинотеатрына бару өчен сертификатлар тапшырылды.
Шулай ук «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, Иҗтимагый совет рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Солтанов Рушат Җәүдәт улының «көмеш волонтер» номинациясендә катнашу һәм финалга чыгуы да узган елның зур казанышы булды. Аңа финалист дипломы тапшырылды. Рушат Җәүдәт улын котлыйбыз!!!
Бүләкләү тантанасыннан соң балалар өчен «Добро в теме» исеме астында квиз-уен әзерләнгән иде.. Барлык командалар да азарт һәм кызыксыну белән квиз биремнәрен чиштеләр. Музыкаль разминка сыйфатында барысы да флэшмоб биеде!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International