2022 елның 23 гыйнварында Сарман районының Петровка авылында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы яшүсмерләр клублары арасында 2021-2022 сезоны "Татнефть" кубогына алкалы хоккей буенча ярышлар узды. "Юность" (Мөслим) командасы "Старт" (Сарман) һәм "Сокол" (Сарман) командалары белән очрашты һәм ике командан да 6:2 исәбе белән җиңү яулады. Шул рәвешле безнең спорт мәктәбе хоккейчылары ярымфиналга чыкты! Уңышлар сезгә!
Тренерлар: Шакиров Раил, Софеев Илгиз