22 нче гыйнвар көнне "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале узды.

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

22 нче гыйнвар көнне "Җиз кыңгырау моңнары"  фестивале  узды.

Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада район үзешчәннәре чыгышын, райондашыбыз Рөстәм Гыйльфанов җырларын да халык яратып тамаша кылды.  Чара  Мәдәният йорты  хезмәткәрләренең  җыр биюләре белән үрелеп барды. Авыл җирлекләре кунакларны сыйлы табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак, төрле чәй тәм-томнары белән сыгылып торган өстәлләрдә җылы бу чыгарып самовар кайнап утырды. Җигүле атлар бәйрәмнең төп атрибуты булды. Тарантаслардан сәлам биреп узган райондашларыбыз һәркемнең күңелләренә җылы хисләр сибеп узды, диярсең. Бәйрәм йөрәкләрдә бик озак сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International