Zoom интернет платформасы аша онлайн концерт

2021 елның 14 декабре, сишәмбе
Кичә, 14 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен Zoom интернет платформасында үзенчәлекле мастер-класс булып узды. Россия Композиторлар Союзы, ТР Композиторлар Союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин балалар өчен онлайн форматта концерт күрсәттеләр. Рәшит Фәгыймович татар композиторларының балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштырды. Әлеге әсәрләрне фортепианода уйнап та күрсәттеләр. Мондый чара балалар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International