Ел да 9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә, шул исәптән Мөслим сәнгать мәктәбендә класс сәгатьләре, тәрбияви чаралар уза. Фортепиано бүлеге укучылары әлеге дата уңаеннан видеочыгыш әзерләделәр. Балалар Мөслим районыннан чыккан Ватан геройлары турында кыскача мәгълүмат җиткерделәр.