Ф.Яруллин исемендәге республикакүләм конкурс

2021 елның 10 декабре, җомга
1 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Әлмәт музыка көллияте тарафыннан оештырылган Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсында катнашкан иде. “Гомуми фортепиано” номинациясе буенча катнашкан укучылар уңышка ирештеләр. 2 сыйныф укучысы Әмин Гәрәев 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укытучысы Алеся Латыпова. Конкурс лауреатларын һәм катнашучыларын әзерләгән өчен укытучылары Алеся Латыпова һәм Розалия Хәбибуллина конкурсның Рәхмәт хатына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International