Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

2021 елның 10 декабре, җомга

20 декабрьдән Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда, аерым территорияләрдә, бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллануны тыю билгеләнәчәк.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр чикләрендә, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр чикләрендә, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр чикләрендә кулланырга ярамый.

ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта: физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик зат рәсмиләштермичә) – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Янгынга каршы махсус режим 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International