Бүген, 9 декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясендә “Коррупциягә-юк!” дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү викторинасы үткәрделәр. Бу чарада кунагыбыз Район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы да катнашты. Ул безгә бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барылуын, чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышандырды.
Йомгак ясап шуны әйтик ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла икәнен бугенге чарадан укучыларыбыз аңлагандыр дигән теләктә калабыз!