Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез.
Без бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу дата илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята.
Ватан Геройлары көне яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә дә, һичшиксез, зур өлеш кертер.
Шушы истәлекле датада, Габдулла Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе һәм лицей укучыларын «Яшь армиячеләр» сафларына кабул итү тантанасы узды. Яшь буын - безнең киләчәгебез, алар Ватанпәрвар йөрәкле, кыю һәм куркусыз булып, тынычлыкның кадерен белеп, аны сакларга мөһимлеген аңлап үссен иде.
Ватан Геройларына һәм барлык райондашларыбызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!