Күбәк урта мәктәбе. Иске Карамалы авылы янгын сүндерү посты командиры Гәрәев И.И. катнашында "Куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән профилактик чара үткәрелде

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

5 нче сыйныфта "Куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән профилактик чара үткәрелде. Укучылар алдында Түбән Кама янгынга каршы отрядының Иске Карамалы авылы янгын сүндерү посты командиры Гәрәев И.И. чыгыш ясады. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, кышын сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары, бозда куркынычсызлыкның элементар чаралары турында сөйләде. Шулай ук укучыларны бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Киемдә яктылыкны кайтаручы элементларны кию - җәяүлеләр катнашында караңгы вакытта юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүнең, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне яклауның нәтиҗәле ысулы икәнлеген мисаллар ярдәмендә аңлатты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International