Инвалидлар декадасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе 3.12.21 Түбән табын коррекция мәктәбе балалары өчен «Эх күңелле балачак! Уйнап-биеп, үсәр чак!» дигән исем астында уенлы, биюле тамаша уздырды. Бу чарада балаларга хэзерге комикслардан алынган костюмлы персонажлар кызыклы уеннар уйнаттылар, шулай ук балалар белән бергә төрле башваткычлар, табышмаклар чиштеләр, балалар өчен хәрәкәтчән, логик уеннар уйнатылды. Чара ахырында һәр балага тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.