"Юлда күренеп йөр" акциясе кысаларында Сарман һәм Мөслим районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна белән Мөслим гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары очрашты. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртте, юлга чыгарга ярамаган очракларны кисәтте. Балаларгы яктылык кайтаргыч знаклар, юл йөрү кагыйдәләренә искәрмәләр таратты