Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 нче декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көне 2014 нче елда билгеләп үтелә. 3 нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә 1966 нчы елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнә. "Билгесез солдат көне" кысаларында, 1-11 нче сыйныфларда тәрбия эшенең календарь планы нигезендә "Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. "Хәбәрсез югалганнар" дигән видеоролик карау оештырылды/