1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул уңайдан Крәш Шуран авылы китапханәчесе укучылар белән “Сәламәтлек – зур байлык” темасына сыйныф сәгате үткәрде. Шулай ук балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.