Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов  җитәкчелегендә ТР Мөслим муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.
Киңәшмәдә ВДПО (Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте) - Рәис Гыйләҗев та катнашты.
Мөслим муниципаль районы торак фондында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, автоном янгын хәбәрчесен урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус программасы нигезендә районга барлыгы 2128 автоном янгын хәбәрчесе кайтартыла. Алар ялгыз яшәүче, инвалид, 4 һәм аннан күберәк балалы, авыр тормыш ситуациясендәге гаиләләргә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International