3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан 7-11 нче сыйныф укучылары белән "Язмыш сынавына бирешмичә, янәшәдә яши көчлеләр!" темасына тәрбия сәгате үтте. Аны мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе, Иске Карамалы мәдәнят йорты директоры Биктимерова Ә.Г. алып барды. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләр хакында сөйләде. Андый кешеләр язмышына битараф булмаска чакырды. Мәктәбебездә игелеклелек ункөнлегенә старт бирелде