1 нче декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул уңайдан 7-11 нче сыйныф укучылары белән "СПИД хакында. Без тормышны сайлыйбыз!" темасына тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатенә мәктәпнең ата-аналар комитеты члены, Иске Карамалы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Маликова С.М. чакырылды