Кышкы чорда балаларның иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, барлык сыйныфларда да бердәм тематика буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде: "Кышкы юлдан саклан! Юл хәрәкәте иминлеге әлифбасы". Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яктылык кайтаручы элементларны куллану, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Укучылар куркынычсызлык техникасы буенча журналга кул куйдылар