«Интернет челтәрендә куркынычсызлык» һәм «Минем тормышым-минем кулларда»

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе
Без мәгълүмати технологияләр заманында яшибез, мәгълүматләр эзләп, дәресләргә әзерләнеп, кунелле ял итеп, блогерларның шәхси битләрендә, күп вакытыбызны интернет челтәрендә сарыф итәбез. 29 ноябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фаттахова халык уен кораллары бүлеге укучылары белән «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» һәм «Минем тормышым-минем кулларда» дигән темага профилактик чара үткәрде. Ул укучыларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган заманча мәгълүмати мөхиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларны интернет челтәрендә мөмкин булган куркынычсызлык мәсьәләләре буенча белемлелеген арттырды, челтәрдә үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International