Яшь музыкантларның республикакүләм конкурсы

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе
24 ноябрь көнне сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Әлмәт музыка көллиятендә узган яшь музыкантларның республикакүләм конкурсына барды. "Яшь пианист" номинациясендә безнекеләр төрле шәһәр-районннардан килгән 50 бала арасында җиңү яулап кайтты. Бу конкурста беренче катнашуда ук лауреат исеме алып кайткан укучылар зур мактауга лаек. Алеся Латыпова сыйныфы укучысы Кадрия Сәлимова 3нче дәрәҗә лауреат булды һәм медаль белән бүләкләнде. Шулай ук Розалия Хәбибуллина укучысы Язилә Кыямова 1нче дәрәҗә дипломант, Филюзә Шәрипова укучысы Ралина Шәрипова 2нче дәрәҗә дипломант булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International