Интернеттан куркынычсыз файдалану күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Михайловка урта мәктәбенең өченче сыйныфында "Без имин интернет өчен" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрестә укучылар квест уенына актив кушылдылар һәм интернетның ни өчен кирәклеген һәм аның мөмкинлекләреннән ничек файдаланырга кирәклеген ачыкладылар.