28 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР КӨНЕ. БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН СЕЗНЕ, КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘР!

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.

Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.

Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.

Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында.

Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.

Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!

Кадерледән кадерлеләребез - әниләребез, дәү әниләребез! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.

Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International